1мартта Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре үткәрелде.
Шулай ук биредә газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерү максатыннан "риск төркеме" гаиләләре буенча гадәттән тыш хәлләр һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә тикшерү оештырылды.
Рейд вакытында 5 гаиләдә булдылар, аларда 11 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Гаиләләрдә АПС янгын датчиклары тикшерелде һәм урнаштырылды, газ һәм мич җиһазларының техник торышы каралды.
Шулай ук агымдагы елның март аенда Яр Чаллыда "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм "ЧЕЛНЫГАЗ" эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләре газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре, газ приборларының торышы һәм социаль хезмәт алучыларның йортларында вытяжка эшләре үтәлешен тикшерделәр.
Рейдта катнашучылар гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде, шулай ук газ һәм электр җиһазлары белән дөрес файдалану буенча белешмәлекләр һәм брошюралар тараттылар.