Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналар белән нәтиҗәле дәресләр үткәрә

2019 елның 1 марты, җомга

"Минем гаиләм" клубы  һәм "Ата-ана мәктәбе"программасы  эшчәнлеге уңаеннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагог төркемле чара уздырды.

Чараның максаты - ата-аналардан "без һәм безнең бала" системасында балага карата адекват позиция формалаштыру, ата-аналарга балалар мөмкинлекләре һәм ихтыяҗлары турында дөрес күзаллауларга ярдәм итү. Дәрес сәламләү белән башланып китте, ә аннары ата-аналар актив рәвештә төрле күнегүләр башкарды, бала кабул итүнең конкрет ситуацияләрен сайладылар.

Барлык катнашучылар да дәрес ахырында уртак нәтиҗәгә килде: баланың аерым гамәлләре белән канәгатьсезлек белдерергә мөмкин, ә бала тулаем түгел. Гомумән баланың гамәлләрен хөкем итәргә мөмкин, әмма аның хисен түгел. Соңыннан ата-аналарга файдалы  белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International