15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне

2019 елның 15 феврале, җомга

Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Министрлык карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә чаралар узды.

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әфганстан сугышы турында танып-белү чарасы узды.

Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә балаларга "Әфганстан: өйгә юл" дигән видеофильм күрсәттеләр, аның ярдәмендә балалар совет сугышчылары батырлыгы турында белде.

Бу көнне Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тарих сәгате үткәрелде. Чистай районы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә торучы балигъ булмаганнар 15 февраль көнне митингта катнашты, ә Минзәләнең "Тургай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр мемориаль комплекста булып кайтты.

Аксубай районында истәлекле дата уңаеннан "Хыял " социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган китап күргәзмәсе оештырылды.

Тематик түгәрәк өстәлләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм ветераннар белән очрашулар, әңгәмәләр һәм иҗат кичәләре – бу көнне барлык учреждениеләрдә патриотлык рух һәм үз геройлар өчен горурлык хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International