Мамадыш районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында социаль хезмәт алучылар өчен "Куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында дәрес узды.
Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Наталья Кекишева катнашучыларны экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, бүлектә эвакуацияләү кагыйдәләре турында сөйләде. Антитеррор - хәзерге вакытта мөһим мәсьәлә. Терроризмның төрле төрләре буенча мисаллар үткәрелде.
Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы юнәлтелгән чараларга зур игътибар бирелә. Егерме алтынчы февраль көнне социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән "Уяу булыйк!" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чараның максаты - үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклап калу; куркыныч сизсәң, хәбәр итү.
Түгәрәк өстәл үткәрү вакытында көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында, телефоннарга хәбәр килсә, шикле кешеләр белән аралашканда, шикле әйберләр табылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кабатланды. Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын янадан искә төшерелде
Россиядә терроризм куркынычы узган гасырларда ук кискенләште. Бәхеткә, Татарстан шау-шу кузгалткан атакаларга дучар булмады. Бүген вәзгыять федераль һәм республика дәүләт структураларының һәм иҗтимагый оешмаларның халык ярдәме белән җайга салынган сәясәте аркасында тулысынча контрольгә алынды.