"Апрель" үзәге белгечләре Мәскәүдә Халыкара конференциядә катнаша

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Дәвалау педагогикасы үзәгенең (ЦЛП) 30 еллыгына багышланган халыкара конференция бара.

"Апрель" тернәкләндерү үзәге эшли башлауның беренче көннәреннән үк бу үзәк белән  хезмәттәшлек итә, укый һәм тәҗрибә уртаклаша.

Менә бүген дә “Апрель”үзәгенең директоры Трифонова Наталья Николаевна һәм Жанна Владимировна Антонова шушы мөһим чарада тыңлаучылар кебек кенә түгел, ә чакырылган лекторлар буларак катнаша. Алар, үсешләрендә күп кенә тайпылышлар булган балаларда иртә аралаша алуны формалаштыруда гаиләләргә ярдәм итү буенча уникаль тәҗрибә турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International