Арчаның "Өмет чаткысы" үзәге карамагындагылар "ПрофХ" та уйный

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерүүзәгендә “ПрофХ” уены исемле чара узды.

Дәреснең максаты: балаларны һөнәр һәм белгечлекләрнең киң даирәсе, уку йортлары һәм аларның үзенчәлекләре, өстәмә, урта һөнәри һәм югары белем бирү механизмнары белән таныштыру. "ПрофХ" өстәл уены-яшүсмерләргә үзләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче инклюзив интерактив педагогик технология. 

Уен нигезендә уенчының мөстәкыйль сайлау методы ята. Мондый дәресләр уенчыга уенның юнәлешен һәм шәхси сыйфатларын исәпкә алып сайлау мөмкинлеген тудыра. Психолог Миләүшә Хәмитова әйтүенчә бу уен балаларда игътибарлыкны, сабырлыкны, зирәклек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. “ПрофХ” уены баларның күңеленә хуш килде, алар уенның кагыйдәләренә тиз төшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International