"Шатлык"та "Патриотлар буыны" хәрби-патриотик уен оештырылды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Питрәч районының "Шатлык" приютында Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе волонтерлары белән берлектә "Патриотлар буыны" хәрби - патриотик уены узды.

Чара Питрәч наратлык урманында, саф һавада оештырылды. Уенда ике команда катнашты: "Питрәч патриотлары" (өлкән тәрбияләнүчеләрдән һәм приют белгечләреннән торган), "Легион" ( Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентларыннан гыйбарәт).

Хәрби-патриотик уен ачылганнан соң, "штаб башлыгы" биремнәрен үтәү өчен һәр командага юл башы билгеләнгән план тапшырды. Барлык командалар да җиренә җиткереп үтәлде. Командадагылар сынауларны уңышлы узды.

Каршылыклар полосаларын узганнан соң командалар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм дустанә флешмоб һәм чын солдат боткасын татып карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International