25нче февраль көнне Әгерҗе районының"Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Үз һәм чит кеше"дигән дәрес үткәрелде.
Балалар үзләрен таныш булмаган кешеләр белән ничек тотарга , җәмәгать урыннарында, халык күпләп җыела торган урыннарда нинди куркыныч янарга мөмкин ,дип актив рәвештә фикер алышты. Шулай ук, куркыныч хәлләрдән чыгу мөмкинлекләрен чагылдырган төрле сценкалар уйнады.