Тәтеш социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен чара узды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

25 февраль көнне "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәткәрләр өчен "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" дигән төркемле дәрес узды.

Дәрескә Тәтеш үзәк хастахәнәсенең баш табибының амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары, гомуми практика табибы Мазюкина Наталья Ивановна чакырылган иде. Дәрес барышында группада катнашучылар психовозрастлар үзенчәлекләре, опекага алынган һәм алар артыннан караган гражданнар арасында үзара бәйләнеш принциплары белән таныштылар.

Шулай ук респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар санының эпидемиологик күтәрелеш вакытында профилактикага аерым игътибар бирелде. Наталья Ивановна барлык профилактика чараларының да үтәлеше грипп белән авырудан һәм аның тискәре нәтиҗәләреннән сакланачагын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International