Бүген, 26 февральдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Электромонтёр” һөнәре буенча укыту төркеме эшли башлады. Анда 12 кеше укый башлый.
2019 елның ике аенда һөнәрләргә кабаттан укыту программасы буенча 68 эшсез гражданин укый башлады. Укулар, килешенгән контрактлар нигезендә, һөнәр базарында сорау аеруча зур булган һөнәрләргә өйрәтү юнәлешендә, “Квалификацияләрне үстерү региональ агентлыгы” АНО базасында алып барыла.
2019 елда кимендә 100 эшсез гражданинны яңа һөнәргә өйрәтү күздә тотыла.