Бөгелмәдә үзмәшгульлек буенча бизнес-дәрес

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә эшсез гражданнар һәм теләгән һәр кеше өчен үзмәшгульлек буенча бизнес-дәрес узды.

Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр әлеге юнәлештә мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулы мәгълүмат алды. Дәрестә шулай ук эшкә урнашу, үз эшеңне ачуга кагылышлы слораулар да каралды. Тыңлаучыларга хосусый предприятие ачу өчен федераль бюджеттан бирелә торган субсидия алу тәртибе турында да аңлаттылар. Әлеге чарада 4 кеше катнашты.

Мәшгульлек үзәге теләгән кешеләр өчен андый дәресләрне һәр җомга саен сәгать 10да уздыруны традициягә әйдәндерделәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International