Кече бизнес – зур эш

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

21 февральдә  Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек  үзәгендә “Бизнес старт” клубының  чираттагы утырышы узды.

Чара үз эшен ачырга һәм финанс ярдәме алырга  теләгән эшсез гражданнар өчен  оештырыла. Семинарда  катнашучылар алдында  мәшгульлекнең актив формалары  бүлеге  башлыгы Ленда Светлана чыгыш ясады, ул үз эшен ачырга теләүчеләр өчен  мәшгульлек үзәге күрсәтүче  хезмәт төрләре турында сөйләде.

Һөнәри  ориентация һәм һөнәри укыту бүлегенең әйдәп баручы  белгече Гөлнара Сяфукова семинарда  катнашучыларны “Менеджер-эшмәкәр”  курсларына укырга чакырды.  Бу укуларда эшмәкәрлекнең психологик аспектлары  турында өстәмә мәгълүмат,  үз эшеңне теркәү,  салым системасы нигезләре, салым салуның үзенчәлекләре, закончалык  актларындагы  үзгәрешләр турында белеп  була. Инновацияләр һәм бизнес  колледжы вәкиле Галина Элбакидзе  катнашучыларга бизнес-план бүлекләренең  эчтәлеге турында, маркетинг тактикасы һәм стратегиясе  турында бәян итте.

Семинарда барлыгы 23 эшсез  граждан катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International