Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 21 февраль көнне “Шатлык” автоном комерцияле булмаган социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт кабул итүчеләр белән очрашу уздырды.
Очрашуда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Л.Плешкова тарафыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең формалары, тәртибе стандартлары турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук кулланылучы технологияләр ( “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә”, “Ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү мәктәбе”, “Сиделка хезмәте”) турында сөйләнде.
Әлеге мәгълүматны ялгыз яшәүче, мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга җиткерергә, “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, социаль хезмәткәр билгеләргә мөмкин икәнлеген аңлату тәгъдим ителде.