Балык Бистәсе районында демографик вәзгыятьне яхшырту мәсьәләләре буенча конференция узды

2019 елның 22 феврале, җомга

Кичә, 21 февраль көнне Балык Бистәсе агротехника техникумында гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен, булачак гаиләңне аңлы рәвештә күзаллау буенча конференция узды.

Әлеге чара Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Вафина, агротехник техникум, социаль яклау бүлеге, "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һ.б.ның уртак тырышлыгы белән оештырылды.

Конференция районда туучылар санын арттыру буенча "юл карталары" күрсәткечләренең иң чик күрсәткечләрен үтәү һәм ирешү кысаларында оештырылды һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International