Чистай интернат-йорты сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында пауэрлифтинг буенча ярышлар оештырды

2019 елның 22 феврале, җомга

21 нче февральдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында төрле категориядәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында пауэрлифтинг буенча ярышлар узды.

Пауэрлифтинг - спорт төре, аның асылы спортчы өчен максималь авыр авырлыктагы каршылыкны җиңеп чыгу. 

Ярышларда психоневрология интернаты атлетлары, инвалидлар җәмгыяте һәм турнир хуҗалары катнашты. Чараны «Юлдаш» интернат-йорты адаптив физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева оештырды.

Көч сынашуында 50 кг. нан алып 80 кг. га кадәр авырлык категориясендә инвалид спортчылар очрашты, осталыкларын һәм тәҗрибәсен ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да күрсәтте.

Үз үлчәү категориясендә чемпион булганнар:

- Диана Менянова, Александр Шартов, Дряхлы Роман, Айдар Сафин - Чистай картлар һәм инвалидлар интернат йорты;

- Әлфия Фәйзуллина, Алексей Мингалев – «Чистай ПНИ»дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

Ярышларның көмеш призерлары:

- Алексей Тривоженко, Михаил Пукшов - Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

- Оксана Хәйруллина, Николай Зудин, Марат Нәбиев – «Чистай ПНИ»дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

Ярышларның бронза призерлары:

- Наталья Торсукова - Чистай картлар һәм инвалидлар интернат йорты;

– Рөстәм Русский, Сергей Капитонов - «Чистай ПНИ " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

- Руслан Сафин – ТР инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы.

Ярышларда катнашучыларның барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International