Республиканың социаль хезмәт алучылар Ватанны саклаучылар көненә әзерләнә

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

19 февральдә Питрәч авылының "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр янына Зөфәр Гәрәфиев җитәкчелегендә  Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча идарәсе хезмәткәрләре килде. Очрашу якынлашып килүче бәйрәмнәр - Ватанны саклаучылар  һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышланган иде.

Полиция хезмәткәрләре балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, аларга мул итеп  бүләкләр тапшырды. Очрашу күңелләргә үтеп керерлек булды. Балалар үзләренә карата игътибар һәм кайгыртучанлык тойдылар.

Яр Чаллының  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт  буенча инструктор  Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган  оригами техникасы кулланып самолет ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: гәүдәнең өске өлешендәге вак буыннарның эшчәнлеген яхшырту һәм кәгазьдән самолет эшләнмәләре ясау юлы белән бәйрәм кәефе булдыру.

Эш барышында белгеч  оригами техникасында кәгазьдән эшләнмәләр ясау процессын  күрсәтте. Бу шөгыльнең кәефкә ничек тәэсир итүен, кешеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүен һәм хәтер, игътибарын арттыруына тукталды. Социаль хезмәт алучылар шөгыльдә актив рәвештә һәм бик теләп үзләренең балачак елларын, уйнаган уеннарын искә төшерделәр.Чарада 5 кеше катнашты.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә әзерлек башланды. "Хезмәт - димәк яшәү" программасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Иҗат шатлыгы"түгәрәге уңышлы эшләп килә. Жукова Марианна җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр  декупаж, скрапбукинг, квиллинг кебек  технологияләр кулланып төрле әйберләр ясый. Социаль хезмәт алучылар дәресләргә бик теләп йөри, чөнки бер-берсе белән аралашудан уңай эмоцияләр ала, кулларының вак моторикасын үстерә, шуңа күрә һәр яңа дәресне түземсезлек белән көтеп алалар. Биредә яшәүчеләр үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне  күп тапкыр интернат эчендә генә түгел, ә районара ярминкәләрдә һәм күргәзмәләргә куйдылар.

Социаль хезмәт алучылар Фәридә Шаһиева һәм Нина Майорова әйтүенчә,"бу дәресләр ярдәмендә бездә яңа дуслар, мавыгулар ә иң мөһиме - алга таба яшәргә этәргеч барлыкка килде".

Бәйрәмнәр - яңа технологияләр  тернәкләндерүгә өстәмә стимул булып тора. Менә Ватан сакчылары көне алдыннан да интернат-йортының   хатын-кызлары   ир-атларга  котлау открыткалары рәвешендә бүләк бирергә булды. "Ир-атларыбыз тырышлыгыбызны югары бәяләр дип өметләнәбез", – ди социаль хезмәт алучы   Федая Долгих.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International