19 нчы февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай"мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Батырлыкка йөрәгең белән кагыл!", дигән республика конкурсында катнашты.
Креатив-проект кысасында "Мужество, подвиг, героизм" республика проект эшләре конкурсы үткәрелде. Анда үз эшләрен Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре урта һөнәри белем бирү инклюзив командалары тәкъдим итте.
Шулай ук чара кысаларында Яр Чаллы педагогия көллиятенең педагогика, психология һәм шәхси методикалар кафедрасы укытучысы Миләүшә Хаматшина мастер-класс уздырды.