Казан һәм Нурлат халкы вакансияләр ярминкәсендә булды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

20 февральдә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде, анда эш эзләүчеләргә 744 вакансия тәкъдим ителде.

Чарада Вахитов районының биш предприятиесе һәм оешмасы: "Метроэлектротранс" МУП,  Водоканал МУП, Казан төгәл машина төзелеше заводы ФКП, "Содружество"АҖ һәм "Реконструкция" ҖЧҖ катнашты.

Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсендә 334 кеше булды, шуларның 33е вакантлы эш урыннарына юллама алды.

Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү максатыннан әлеге чарада шулай ук Вахитов районы Пенсия фонды идарәсе белгечләре дә катнашты.

Буген, шулай ук, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада шәһәрнең 7 оешма  “Нурлат элеваторы” ЯАҖ,  “Сервис үзәге” ҖЧҖ,  “Горстрой” ҖЧҖ,   ИП “Дементьев”, ИП “Хамидуллин”, Россия Эчке эшләр министрлыгының  Нурлат районы буенча бүлеге,  "Буратино" балалар бакчасы" МБМБУ вәкилләре катнашты.             

Барлыгы 31 эш урыны тәкъдим ителде: алар арасыннан машина йөртүчеләр, машинистлар, полицейскийлар, следовательләр, пешекчеләр,  машина юучылар, менеджерлар.

Ярминкәгә 65 эш эзләуче килде. 13 кешегә эшкә юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International