21 февраль көнне Казан шәһәрендә "Балаларда көч" дигән яңа социаль тернәкләндерү үзәге ачылу тантанасы узды.
Бу инде Татарстанда "Балаларда көч" хәйрия фонды ача торган өченче реабилитация үзәге. Яңа үзәк елына 700 дән артык балага комплекслы социаль медик-психологик-педагогик хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Тантаналы ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, социаль өлкәнең инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыганов катнашты.
Үзәкне ачу РФ Президенты грантлары фонды ярдәмендә мөмкин булды. Грант акчасына инновацион тернәкләндерү җиһазлары сатып алынды, психологлар, коррекция педагоглары һәм логопед кабинетлары комплектлаштырылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да зур роль уйнады. Фонд Татарстанда социаль хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итүчеләр реестрына бара, димәк, бюджет акчалары хисабына халыкка социаль хезмәт күрсәтә ала.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2017-2018 елларда Фонд хезмәткәрләре Казан федераль университетында "Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасы буенча укулар узды.
Программа социаль өлкә инновацияләр үзәге белән берлектә Татарстан министрлык һәм Иҗтимагый палатасы белгечләре катнашында гамәлгә ашырыла.