Февраль башында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаганнар арасында Россия яшь рәссамнары конкурсы старт алды. Конкурс беренче космонавт Ю. А. Гагарин тууына 85 ел тулуга багышлана.
Конкурс кешенең космоска беренче очуына 2021 елда 60 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелә. Конкурсның максаты - яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, укучыларда үз илең өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү, гражданлык һәм патриотизм хисләре формалаштыру, илнең данлы үткәненә хөрмәт тәрбияләү.
Үзенең талантын, осталыкларын һәм космосны күзаллавын алты катнашучы үз картиналарына төшерде. Балаларның барлык эшләре конкурсны оештыручыга Мәскәүгә җибәрелде.