Яр Чаллы мәшгульлек үзәге “Ышаныч” социаль үзәгендә тәрбияләнүче үсмерләр белән очрашу үткәрде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Очрашу җылы аралашу  мөнәсәбәтендә узды, яшүсмерләр безнең  регионда бүгенге көндә бигрәк тә әһәмиятле һөнәрләр турында  әңгәмәгә  кушылды, үзләренең һөнәр белән  бәйле  хыяллары һәм теләкләре  турында сөйләделәр.

Очрашу барышында Е.Климов методы буенча  тест үткәрелде, тест һөнәри өстенлекләр һәм һәвәслекләрне ачыклый. Бу методика  буенча тест яшүсмерләрнең  нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен һәм  кызыксынуларын күрсәтә.

Очрашу барышында катнашучыларга  проектив методика “Гаилә рәсеме” тәкъдим ителде, аны башкару барышында яшүсмерләр үзләренең якын кешеләре белән мөнәсәбәтләрендәге проблемаларны  күрергә генә түгел, ә үзләрен шәхес итеп кабул итәргә  дә өйрәтә.

Дәрес нәтиҗәләре буенча  әңгәмә вакытында, катнашучылар үзләренә алган файдалы белемнәр турында  сөйләде.  Мондый очрашулар мәшгульлек үзәгендә  даими үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International