Җиде эшсез граждан Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу өчен җибәрелде. Алар чәчтараш эшләренең нечкәлекләрен үзләштерәчәк.
Бу һөнәр районның хезмәт базарында бик кирәк. Уку тәмамланганнан соң уку-укыту төркеме тыңлаучылары алдында эшкә урнашуның яңа перспективалары ачылачак, шул исәптән кече эшмәкәрлек һәм үз эшләрен ачу өлкәсендә.
Укыту "Квалификация үстерү региональ агентлыгы «Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге" КБАО Түбән Кама филиалы базасында гамәлгә ашырыла.