Югары Ослан картлар һәм инвалидлар Интернат- йортында “Үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне тап”, дигән программа тормышка ашырыла.
Төп максаты арттерапия алымнары нәтиҗәсендә кешенең күңел халәтен яхшырту, стресслардан арыну. Һәр төркемдә 5-7әр кеше шөгыльләнә, аларның нәрсә белән кызыксынуларына зур игътибар бирелә. Үз куллары белән ясаган әйберләрне куллану яки бүләк итү -алар өчен иң әһәмиятлесе.
Скрапбукинг ысулы белән Г. Глушковнын 80 еллыгына котлау открыткасы ясап бүләк иттеләр. Аннары кемдер үзенә, кемдер дустына, якыннарына шкатулка ( тартмачык) ясап карарга булды. Күңел җылысын кушып, чын күңелдән эшләнгән бүләкләре бик матур килеп чыкты. Психолог фикеренчә, мондый эшнең төп нәтиҗәсе - кешеләргә кирәкле булу, шатлыклы канәгатьләнү хисе кичерү.