Ел башыннан бирле Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш табуда кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча уртак эшчәнлек алып бару турында ике килешү төзеде.
Килешү кысаларында 7 кеше эшкә урнаштырылды, шуларның алтысы инвалидлар, берсе пенсия алды яшендә. Килешүләрнең берсе агымдагы елның 15 нче февралендә «БИНК» оешмасы белән төзелде. Әлеге оешмага эшкә урнаштырылучылар вакансияләр ярминкәсен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар.