Апас районында ГТО тапшыралар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Район халкының барлык катламнарын физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 21 февральдә Апас районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Бөтен гаилә белән ГТО» кышкы фестиваленең I этабы үткәрелде.

Күпбалалы Хәсәновлар гаиләсе "Рассвет" комплекслы үзәге тарафыннан әлеге чарага җәлеп ителде.  Барлык төр сынауны да алар лаеклы үтте. Актив катнашкан өчен Хәсәновлар грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International