20 нче февральдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан оештырылган предприятиеләрдә инвалидларның хезмәт урыннарын саклауга бәйле чыгымнарны каплау буенча Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен эш бирүчеләрнең гаризаларын карау буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышында әлеге гаризаларны бирүче предприятиеләрнең вәкилләре катнашты: «Юго-Восток» Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Предприятие инвалидларның эш урыннарын саклап калу белән бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, комиссия һәр бирелгән гаризага карата уңай карар кабул итте.
Эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән документлар нигезендә 2019 елда 24 эшләүче инвалид өчен эш урыннарын саклап калу планлаштырыла.