20 февраль көнне Әгерҗе шәһәре хакимияте бинасында отчет җыелышы булды.
Җыелышта ел нәтиҗәләре буенча район башлыгы урынбасары катнашында Әгерҗе районы социаль мәсьәләләр буенча Римма Гыйльметдинова, социаль яклау начальнигы Альмира Зарипова, оешма җитәкчеләре чыгыш ясады.
"Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина җыелышта катнашучыларны 2018 ел өчен учреждениенең эш күрсәткечләре, приют максатлары һәм эш бурычларын тулы күләмдә башкарылганын билгеләп үтте һәм эштәге яңа төрләр белән таныштырды,. Ел нәтиҗәләре буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре, приют тәрбиячесе Л.Ризванова мактаулы исемгә лаек булды.Намуслы хезмәте өчен Әгерҗе муниципаль районы башлыгы грамотасы, социаль яклау өлкәсендәге хезмәте өчен бүләкләнде.