Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

20 нче  февральдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәдә Әлмәт шәһәренең 15 предприятиесеннән кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты: «Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле  балалар өчен Әлмәт интернат-мәктәбе», «Әлмәт-Водоканал» АҖ, «ТаграС-ТрансСервис»  ҖЧҖ», «Снежинка»  ҖЧҖ, «Татнефтедор»  ҖЧҖ», «Сервискомплект»  ҖЧҖ», «Әлмәт транспорт идарәсе»" МУП,  8 нче төзәтү колониясе  ГУФСИН  ФДУ, «Туклану предприятиеләренең төбәк челтәре» ҖЧҖ (МакДональдс), «ТМС групп»  ҖЧҖ ИК, «МехСервис-НПО»  ҖЧҖ, «ТМС-Логистика »  ҖЧҖ, «НКТ-Сервис»   ҖЧҖ, «ТМС-ТрубопроводСервис»  ҖЧҖ, «Йортлар төзү берләшмәсе» ҖЧҖ.

Ярминкә барышында эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары буенча мәгълүмат җиткерелде.

Ярминкәгә килүчеләргә кондуктор, котельный операторы, автоэлектрик, баш энергетик урынбасары, электрик, повар, кассир, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, экскаватор машинисты, тракторчы, котроллер һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Әлеге чарага 76 кеше килде, шуларның 19ы инвалидлар. Эшкә урнашуга 8 юнәлеш бирелде. 10 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 3 кеше психолог-профконсультантта һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узды.

Шулай ук, биредә эш бирүчеләрнең эшсез гражданнар белән очрашуы оештырылды. Очрашу «Эшсезләр мәктәбе» лекциясе кысаларында үткәрелде. Очрашуда «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП, «Таграс-ТрансСервис» ҖЧҖ һәм  ЮХИДИ юл-патруль хезмәтенең  өченче ротасы вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр эшсез гражданнарга үзләрендә булган вакансияләр, эш шартлары һәм  таләпләре  турында  мәгълүмат  бирделәр.

Троллейбус йөртүче, кондуктор, барлык категорияләр буенча  машина йөртүче, юл-патруль хезмәте инспекторы кебек вакансияләр тәкъдим ителде. Кызыксынучылар эш бирүчеләр тәкъдим иткән анкеталарны тутырдылар һәм алга таба әңгәмәгә чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International