Өлкән кешеләрнең көндәлек тормышында яңгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Куркынычсызлыкны тәэмин итү - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләү вакытында куелган бурычларның берсе.

Статистика хәбәр итүенчә, нәкъ менә өлкәннәр көнкүрештә бәхетсезлек очракларының корбаны була. Өлкән яшьтәге кешеләр кайвакыт гади куркынычсызлык чаралары турында белми, оныталар. Хәзерге вакытта янгын куркынычы, көнкүреш газы шартлау һәм гадәттән тыш хәлләр белән бәйле проблемалар, шулай ук шәхси куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләр бик җитди.

Янгыннар матди зыян китерә һәм кайбер очракларда кешеләрнең һәлак булуы белән дә бәйле. Янгын куркынычсызлыгы янгын профилактика чаралары һәм актив янгын саклау чаралары белән тәэмин ителергә мөмкин.

Профилактик эш кысаларында Югары Ослан муниципаль  районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль ярдәм алучылар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж  үткәрделәр.

Өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен янгыннан ничек саклап калырга кирәклеге турында сөйләделәр. Янгын вакытында экстремаль вәзгыятьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Әңгәмә ахырында үзләре карамагындагы кешеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International