"Һөнәри юнәлеш бирү калейдоскобы. Минем хыял һөнәрләрем " программасын тормышка ашыру кысаларында, “Балкыш” социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Тегүче" салон-ательесында булды.
Балаларны салон хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды: экскурсия үткәрде һәм тегүче һөнәре турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде.
Озак гасырлар буе тегүченең төп эш коралы энә иде. Энәләр ярдәмендә тегүчеләр тукыма яки тире кисәкләре беркетеләр, тукымада матур итеп чигәләр, төймәләр тагалар иде. Хәзер тегү машиналары тегүче хезмәтен шактый җиңеләйтә. Малайларга тегү машинасының ничек эшләвен, уймак һәм төрле төстәге җепләр ни өчен кирәклеген күрсәттеләр. Иң кыюлары үзләрен бу һөнәрдә сынап карарга уйлады һәм тегү машинасы артына басты. Тегү остасы ярдәме белән машиналы җөйне башкардылар.
Шулай ук балаларга тегүченең шәхси сыйфатлары турында сөйләделәр: күз төгәллеге, күрү сәләте, кулларның төгәл координациясе һәм фантазияле булу - бик мөһим.
"Тегүче хезмәте - кеше эшчәнлегенең иң кыйммәтле сыйфатларын: иҗади якын килү, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплы үтәүне сорый торган гаҗәеп һөнәр" - дип нәтиҗә ясады тәрбияче Ираида Мадиярова.
"Тегү эше серләре” экскурсиясе эшче һөнәрләре елы кысаларында тегүче һөнәрен популярлаштыру максаты белән узды.