Үзмәшгульле гражданин булу өчен салым түләүче сыйфатында, салым түләү органнарына барып тормыйча гына, түбәндәндәге ысулларны кулланырга була:
- «Минем салым» мобиль кушымта ярдәмендә;
- «Минем салым» вэб - кабинеты аша https://lknpd.nalog.ru;;
- Федераль салым хезмәте белән мәгълүмати хезмәттәшлек итүче банклар аша.
«Минем салым» – Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми кушымтасы:
- профессиональ керемгә салым түләүче сыйфатында теркәү өчен;
- сатып алучыга чек формалаштыру һәм тапшыру өчен;
- салым суммасы турында хәбәр алу өчен;
- керемнәрне раслау максатларында белешмә формалаштыру өчен.