Татарстанда «Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы» конкурсы уза

2019 елның 15 феврале, җомга

Яңа Чишмәдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы үтте.  Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Мостафина Гүзәлия  бу этапка «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә район туры нәтиҗәләре буенча узды. 

Гүзәлия  өлкән яшьтәге кешеләргә булган бүгенге мөнәсәбәтебез киләчәктә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен үрнәк булырга тиешлеген искә төшерде.  Аның белән бергә сәхнәгә интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар да чыкты. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бик җылы кабул итте. Барлык конкурсантлар да дипломнар һәм бүләкләр алды. Аларның тырыш хезмәте, дөньяга иҗади карашлары, конкурста катнашулары өчен аларның һәркайсы мактауга һәм соклануга лаек.

Балык Бистәсе муниципаль районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Арча муниципаль районыннан килгән делегация составында Арчаның «Өмет чаткысы»  балалар тернәкләндерү үзәге музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева бар иде, ул «Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият» номинациясендә чыгыш ясады. Ләйсән Галиева күп еллар балаларны музыкага җәлеп итә, аларның музыкаль сәләтләрен үстерә. Аның укучылары иҗади конкурсларда катнаша, әлеге бәйгедә дә анын укучысы Гарифҗанова Гөлүсә катнашты, педагог белән бергә җыр башкарды. Ләйсән Галиева конкурста катнашучы дипломына лаек булды.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре А.Әхмәтҗанова  «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы» конкурсында «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә зона турына чыкты.

Зона конкурсының II туры Балык Бистәсе районында узды. Әхмәтҗанова «Минем язмышым-минем һөнәрем» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурска бик җаваплы килде, алдан әзерләнде. Аны яклап өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, зона турында претендентны тәкъдир итү өчен роликта рәхәтләнеп төштеләр. Өлкәннәргә уртак очрашулар бик ошады һәм алар ай саен шундый очрашулар оештырырга уйладылар.

Әхмәтҗанова  Балык Бистәсе районында «Ел хатын-кызы. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы» конкурсынын “Минем язмышым-минем һонәрем” номинациясендә  Теләче муниципаль районын яклап чыкты. Әлеге номинациядә 13 кандидат катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Оксана Сафина   «Хатын-кызы елы. Ир-ат елы: хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашты.

Зона этабында Зәй шәһәрендә җиңү өчен 8 шәһәрдән 54 укучы, 11 төрле номинациядә көрәште.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International