"Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре "Кара тюльпан" патриотик акциясе уздырды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

15 февраль көнне Балык Бистәсе районының «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре агротехник техникум волонтерлары белән берлектә «Кара тюльпан» патриотик акциясе уздырды.

Чараның максаты  яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү, яшьләрдә ярдәмчел һәм тирә-юньдәгеләргә битараф булмаган мөнәсәбәт формалаштыру, актив гражданлык позициясе формалаштыру торды.

Акциядә катнашучыларга кара төстәге кәгазь тюльпаннар тараттылар. "Кара тюльпан " – Әфган сугышы барышында һәлак булганнар хөрмәтенә төрле шәһәрләрдә урнаштырылган берничә һәйкәл исеме. Алар үз исемен Әфганстаннан һәлак булган Совет хәрбиләренең мәетен алып киткән Ан-12 совет самолетының исемен алды.

Барлыгы акциядә 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International