Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чара Балык Бистәсендә узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Чара шул дәһшәтле сугыштан кайтмаучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Сүз уңаеннан, Балык Бистәсе районыннан Әфганстанда109 кеше сугыша. Аларның күбесе орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Николай Карпеев чыгыш ясады. Тантананың мөһим өлеше район учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре, агротехник техникум студентлары, район мәктәпләре укучылары һәм «Яшь армиячеләр»отряды тарафыннан гирлянд һәм канәфер салу булды.

Чарада барлыгы 340 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International