Казанның Мәскәү районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

21 нче февральдә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Гагарин урамы, 46 нчы йорт адресы буенча вакантлы эш урыннары кече-ярминкәсенә чакыра.

"ПАТП-4" муниципаль унитар предприятиесе, "Чәчәк бәйләме башкаласы" сәүдә челтәре, Казан шәһәре суд приставларының Мәскәү районы бүлеге, "Метроэлектротранс" МУП 1 нче троллейбус депосы һәм Казан шәһәре инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы 210 буш эш урыны (шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен) эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча тәкъдим итә: авто хуҗалыгын эксплуатацияләү бүлеге башлыгы, икътисадчы, программист, шәхси компьютер операторы, ревизор, суд приставлары, автомобиль йөртүче, мәктәп автобусы йөртүче, кондуктор, автоэлектрик, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь-электрик, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, токарь, флорист, азык-төлек булмаган товарлар сатучы, урам себерүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International