Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып тора.
2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.