«Умырзая» үзәгенә «Хисләр дөньясына сәяхәт» конкурста җиңү китерде

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан территориясендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында «Яшьләр инициативасы» номинациясендә җиңүче булды. Учреждениегә «Хисләр дөньясына сәяхәт проекты» җиңү китерде.

Проектның максаты - учреждение базасында тернәкләндерү курсы үтүче инвалид балаларның танып-белү һәм эмоциональ өлкәләрен камилләштерү өчен профессиональ сенсор бүлмәсен булдыру. Сенсор бүлмәсендә эшләү өчен элементларның бер өлеше авыр тормыш шартларында балаларга ярдәм итү фондының «Раннее вмешательство» программасы кысаларында алынган.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен сенсор бүлмәсе авырлыкны үтәргә һәм тормыш белән кызыксынырга ярдәм итә. Моның өчен «Умырзая» үзәгендә музыкаль җиһазлар бар. Светодиод шнурлар ярдәмендә күрү яктылык эффекты булдырылган. Танып-белү мотивациясен үстерү һәм ирекле игътибар бирү методларының берсе буларак та файдаланырга мөмкинлек бирә торган методика эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International