"Балкыш"та Әфганстаннан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

15 февраль  -  Хәтер, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 

Моннан утыз ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару төгәлләнде. Барысы да бу вакыйганы 1979 елның 25 декабреннән башлап озын тугыз ел көтте. Ил елады: берәүләре авыртудан, якыннарын һәм туганнарын югалту кайгысыннан, башкалары шатлыктан.

1985 елдан алып 1987 елга кадәр "кайнар ноктада" хезмәт иткән шәһәр кешесе Валерий Геннадьевич Рябов интернациональ бурычларын үтәгәннәрнең берсе. Ул "Балкыш" приютында булды һәм тәрбияләнүчеләргә десант-штурм бригадасында ничек хезмәт итүе, унике сугышчан операциядә катнашканы, хәрби яраланулары турында сөйләде.

Әфганны узып, ул язмышын сынаудан курыкмый һәм Чечнядагы СОБР составында хезмәт итә. Балалар аны тын да алмыйча тыңлады. Чөнки алар алдында тере легенда - Россия тарихын "башкарган" Солдат. Балалар сугышчы - интернационалистларның сугышып кына калмыйча, Әфганстанның җирле халкына азык-төлек белән дә ярдәм итүләрен, торак, мәктәпләр, хастаханәләр, мәчетләр төзүләрен һәм ремонтлануларын белде. "Әлеге очрашуның максаты - ватанпәрвәрлек, үз иленең, үз халкының тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, - дип нәтиҗә ясады тәрбияче Галия Зайцева.

- Без интернациональ бурычларны башкардык. Бу туган ил боерыгы иде. Ә солдатлар боерыклар турында фикер алышмыйлар -  элеккеге  солдатның җавабы шундый иде. 

Очрашу бер минут тынлык белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International