«Шәфкать»тә «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

«Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру уңаеннан Тукай үзәк район хастаханәсендә «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты йөкле хатын-кызларның яңа социаль рольне кабул итәргә булышу, җиңел бала табуга һәм яхшы вакыйгаларга ышаныч күтәрү. Дәреснең төп бурычы - хатын-кызларның йөклелекне ничек кичергәнен ачыкларга, психоэмоциональ хәлне тотрыклыландыру өчен файдалы ысуллар белән таныштыру, социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мәгълүматны бирү.

Дәрес башында йөкле хатын-кызларга «Минем йөклелек» (Филиппова Г.Г.) дигән тест үтәргә тәкъдим ителде аның максаты йөклелекне ничек кичергәнне ачыкларга. Аннан соң психолог йөклелек белән бәйле үз хисләрен аңларга һәм кабул итәргә тәкъдимнәр, психологик белемнәр бирде.

Чарада Тукай муниципаль районының 12 йөкле хатын-кызлары актив катнашты һәм алар алга таба мондый дәресләргә йөрергә теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International