13 февральдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге “Җәзалар үтәү федераль хезмәте идарәсенең бишенче номерлы төзәтү колониясе” федераль казна учреждениесеннән чыгарга җыенучы һәм якын арада эшкә урнаштыруга мохтаҗ булган затлар белән “Мәшгульлек хезмәте көне” уздырды.
Хөкем ителгән 23 кеше мәшгульлек өлкәсендәге мәгълүмати хезмәтләр алды, эшчәнлек (һөнәр) өлкәсен сайлау максатыннан һөнәри юнәлеш тесты үтү хокукыннан файдаланды.