"Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ата-аналар өчен уку үткәрелде

2019 елның 15 феврале, җомга

14 февральдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А.Кашапова чара оештырды.

“Мин лаеклы ата-ана” ата-аналарны өйрәтү буенча  “Бала тәрбияләүдә ата-аналар хокуклары һәм бурычлары” темасына дәрес узды. Дәреснең максаты: ата-аналардан үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрес авыл җирлегендә урнашкан 2 нче участокта ата-аналар лекториясе формасында үтте.

Дәрес барышында ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү буенча хокуклары һәм бурычлары белән танышты, ата-аналар җаваплылыгы нинди законнар белән регламентлана, бу исә йөкләмәләрнең үтәлмәве һәм гаилә нинди функцияләр башкаруы белән танышты. Дәрес ахырында ата-аналар белән “Мин яхшы әти-әниме?” дигән темага тест үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International