Бүген министрлык бинасында ведомство террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Чара министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин рәислегендә узды. Утырыш эшендә террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, шулай ук министрлык аппаратының тармак бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының террорчылыкка каршы республика комиссиясе тарафыннан ТРда террорчылыкка каршы эшчәнлекне оештыру һәм Милли террорчылыкка каршы комитетның һәм террорчылыкка каршы комиссиянең тиешле карарларын үтәү өлешендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренә багышланган иде.
Утырышны ачып, Рөстәм Вәлиуллов террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча системалы эшне оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм, тулаем алганда, республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе эшчәнлегенә уңай бәя бирүгә карамастан, коллегаларын аны камилләштерү буенча өстәмә чаралар комплексын кабул итәргә чакырды.
Беренче министр урынбасары ведомство карамагындагы аерым учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан куркынычсызлык тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларның җитәрлек булмавына басым ясады.
Утырышта төп доклад белән ведомствоның мобилизацион әзерлек һәм гражданнар оборонасы секторы җитәкчесе Олег Подередниченко чыгыш ясады. Ул министрлыкның террорчылыкка каршы комиссия тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук комиссия утырышында күрсәтелгән кисәтүләрне бетерү буенча алып барылган эш турында сөйләде.
Докладчы ведомство хезмәткәрләренә социаль өлкә объектларын терроризмга каршы яклауны камилләштерү чаралары турында мәгълүмат бирде, ведомствоның 2019 елга бу юнәлештәге эш планнары белән уртаклашты, системалы ведомство контролен оештырганда килеп туган кыенлыкларга да игътибар итте.
Утырыш нәтиҗәләре буенча протоколга кертелгән тиешле карарлар кабул ителде.