15 февраль көнне Республика ресурс үзәге базасында директор урынбасары Иван Милюков рәислегендә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә "Акылга зәгыйфь балалар өчен Дербышки балалар интернат-йорты" ДКУ өлкән тәрбиячесе В.Медведева һәм "Социаль волонтерлар" хәрәкәте җитәкчесе Е. Главнова катнашты. Көн тәртибендә-волонтерларның һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең даими нигездә хезмәттәшлеге.
Киләсе очрашуда балалар интернат йорт һәм волонтерлар отряды арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү планлаштырыла. Бу Казан дәүләт медицина университеты студентларына үзенчәлекле балалар белән эшләү күнекмәләрен алырга, практика узарга, алга таба эшкә урнашу өчен киңәшләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, үз чиратында, игътибар һәм кайгыртучанлыкка тагын да күбрәк ия булачак.