15 февраль көнне Буа шәһәренең ял үзәгендә Совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара узды.
Чарада Буа муниципаль район башлыгы М.Зяббаров, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Садретдинова, районың хәрби комиссары, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Район җитәкчеләре залда утыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, сугыш елларында һәм тыныч тормышта һәлак булган әфганчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кичәгә Әфганстан республикасында хезмәт иткән хәрбиләр, сугышта һәм тыныч тормышта һәлак булган әфганчыларның гаилә әгъзалары чакырылды. Аларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырдылар.