"Шатлык" приютында патриотик тәрбия чарасы буларак фильмнар кулланыла

2019 елның 15 феврале, җомга

“Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүче балалар атна саен Питрәч районындагы "Батыр" кинотеатрына бушлай йөри.

Аларга якшәмбе кцнне төрле фильмнар һәм премьералар күрсәтәләр. Балалар караган соңгы фильм - "Ленинград шәһәрен саклап калу" фильмы булды. Әлеге фильм балаларда Совет армиясе, аларның батырлыгы өчен горурлык хисләре уятты. Фильм балаларда патриотлык рух һәм ватанга мәхәббәт тәрбияли.

"Батыр" кинотеатры хезмәткәрләренә кинотеатрга бару мөмкинлеге булдырган өчен зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International