14 нче февральдә традиция буенча, Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 23 февраль алдыннан "Голос" хәрби - патриотик җыр конкурсы узды.
Балалар тәрбиячеләр белән бергә репертуар сайлады, чыгыш ясарга җентекләп әзерләнде, җырлар өйрәнде. Жюри балаларның югары баллар буенча барлык чыгышларын билгеләп үтте. Катнашучылар грамоталар, уңай эмоцияләр алдылар һәм балаларның күбесе - тамашачылар алдында чыгыш ясау буенча беренче тапкыр тәҗрибә алдылар.
Ә 13 нче февраль көнне биредә тәрбияләнүче балалар арасында шахмат ярышы уздырылды . Шашка һәм шахмат уены ул-фән,спорт,сәнгать буларак күп шатлыклар һәм ләззәтләр бирүче бер уен булып тора.
Әле уйнарга яңа өйрәнүче балалар җыйнаклыкка, җитезлеккә, үзлектән уйлый белергә, фикерләргә, җиңү яулаганчы көрәшергә өйрәнде.Ә инде җиңелгәндә борчылмаска,боекмаска кирәклеген төшенделәр.