Чирмешән районында ялгыз яшәүчеләргә ярдәм итәләр

2019 елның 15 феврале, җомга

Февраль аенда кар күп яву сәбәпле Чирмешән муниципаль районындагы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе акция үткәрде.

Социаль хезмәткәрләр, социаль хезмәт алучыларның йорт территориясен, өй түбәләрен кардан чистарттылар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз ветераннар өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International