Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр балаларга әкият күрсәтте

2019 елның 15 феврале, җомга

Өч-дүрт буыннан торган гаилә хәзерге вакытта сирәк күренеш. Шул ук вакытта буыннар бәйләнеше ни дәрәҗәдә мөһим һәм кыйммәт булуы һәркемгә мәгълүм.

Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының профсоюз активы әгъзалары ике буын – үзләренең өлкән туганнары белән сирәк аралашучы ялгыз әби-бабайларга балалар белән хәбәрләшүне оештырырга булыштылар.

Интернат-йортның бабайлары һәм әбиләре бер урында утырмаска карар итте, психолог В. Юдина җитәкчелегендә курчак терапиясе күнекмәләрен кулланып, тамаша әзерләделәр. Алар 1 нче урта мәктәпнең дүртенче сыйныф укучыларына иҗади сюрприз ясады.

Өлкән буын кунаклары балаларга "Ике күңелле каз" дигән әкият-җыр күрсәтте. Чараның олылар белән генә түгел, балаларга да кызыклы булуын күрү бик куанычлы булды. Мәктәп укучылары кунакларны балалар уеннары уйнарга өйрәтте, сораулар бирделәр, ә әби-бабайлар киңәш бирергә, ярдәм итәргә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International