Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хисап җыелышы 14 февраль көнне Минзәлә муниципаль районында узды.
Чара барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, "Тургай" социаль приюты җитәкчеләре чыгышлары тыңланды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова билгеләп үткәнчә, халыкка дәүләт хезмәтләрен сыйфатлы күрсәтү учреждениеләрнең төп бурычы булып тора. Шулай ук ул барлык катнашучыларга да җитәкчеләр һәм аларның коллективларына уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
"Нәкъ менә бердәм команданың профессионаллар җитәкчелегендә җайга салынган эше, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә," – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.Бикееева