«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабы төгәлләнде

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсның партнерлары -ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек.

Яңа сезон узган елның ноябрендә муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә гаризалар кабул итү этабыннан башланды. Оештыру комитетына 10 номинация буенча 611 гариза бирелгән: «хатын – кыз-ана», «Хатын - кыз – мәдәният һәм рухилык», «Хатын – кыз-галимә», «Язмышым – минем һөнәрем» , «Хатын - кыз-лидер», «Хатын-кыз-бизнес-леди», «Өченче буын героинясы», «Хатын-кыз - ел үрнәге», «Ир - мәрхәмәтле йөрәк» һәм «Ир-ат-лидер».

Конкурсның зона этабы 21 гыйнвардан 12 февральгә кадәр узды. Анда республиканың 43 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 288 кеше катнашты.

Конкурсның 131 финалист арасында җиңүчеләрне республика жюрие билгеләячәк. Иң яхшыларның исемнәре гадәттәгечә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан башкаласында узачак финал чарасында игълан ителәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Ел хатын-кызы. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы» конкурсы Татарстанда 20 елдан артык иҗтимагый тануның иң хөрмәтле һәм иң өлкән конкурсларының берсе булып тора. Аның оештыручысы - «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева җитәкчелегендә «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International